«Раштуа кичәсе»  бәйрәм концерты

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында «Раштуа кичәсе»  бәйрәм концерты булды.

Раштуа - православ кешеләре өчен  мөһим гаилә тантанасы.

Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Габдрәшит кызы Гомәрова һәм Чирмешән округы благочинны-рухани Александр Филимонов чыгыш ясады.

Үзәк китапханә системасы һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре фойеда Раштуа уенчыклары ясау буенча мастер-класслар оештырдылар.

Шулай ук Раштуага багышланган рәсем конкурсында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Концертта Чирмешән муниципаль районының иҗат коллективлары чыгыш ясады, шулай ук Мәскәүдән килгән кунаклар - Станислав Черненков һәм Ирина Черненкова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International