«Без онытмаганда - алар исән» сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган митинг.
1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамлана, анда совет солдатлары 9 ел һәм 51 көн хәрби антларына тугрылык саклыйлар, батырлык, намуслылык күрсәтәләр.
Митингта Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары капитан Даутов Рушан Гамир улы, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район Советы Рәисе Котбиев Наил Мингалим улы чыгыш ясады.
Безнең белән булмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут түренә веноклар, чәчәкләр салдылар.
Сугыш хәтеребездә мәңгегә эз калдырды, әйдәгез, батырларның батырлыкларын чын күңелдән хөрмәт итик, һәлак булган солдатларны игелекле һәм мәһабәт сүзләр белән искә алыйк, сугышчы-ветераннарның күзләренә рәхмәтле һәм якты елмаю белән карыйк.