19 февральдә район мәдәният йортында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте «Алло, мы ищем таланты» Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең җирле бүлеге белән берлектә район укучыларын һәм яшьләрен җәлеп итү юнәлешендәге иҗади эшчәнлек белән танышу максатында бәйрәм концерт куйды. Концертта көллиятнең иң яхшы иҗат коллективлары: «Алабуга» вокаль-хореография ансамбле, «Камские зори» хореография ансамбле, «Шатлык Нуры», «Млада» вокаль ансамбльләре, шулай ук төрле жанрдагы ялгыз башкаручылар чыгыш ясады.