19 нчы февральдә район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең җирле бүлеге белән берлектә Ватанны саклаучылар елын ачуга, сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватан сакчыларs көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды. Шулай ук Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары капитан Даутов Рушан Гамир улы, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары район Советы Рәисе Котбиев Наил Мингалим улы һәм кадет интернат-мәктәбе укучысы Данил Гарифуллин чыгыш ясадылар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең иҗат төркеме һәм чараның махсус кунаклары - Саранск шәһәреннән «Отечество» төркеме җырларын бүләк итте. Чара чәй табыны артында район мәдәният йорты артистларының концерты белән дәвам итте.