Мемориаль үзәк хезмәткәрләре Лашман гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Пушкин картасы буенча мастер – класс үткәрделәр.
Мастер-класста укучылар табигый балавыз кебек материаллар, аларның килеп чыгышы һәм үзлекләре белән таныштылар, шәм эшенең тарихы һәм шәмне ясау технологиясе турында белделәр. Аннары чарада катнашучылар шәмнең классик формасын ясадылар һәм үзләре теләгәнчә бизәделәр.