Район мәдәният йортында балалар өчен "Шүрәлеләр ни атлы?" спектаклен күрсәттеләр

2025 елның 4 марты, сишәмбе

"Тамаша" түгәрәгенең яшь актерлары (җитәкчесе Кәримова Тәзкия Илгиз кызы) башлангыч сыйныф укучылары һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен, район мәдәният йортында Гыйлемьян Гыйльманов пьесасы буенча " Шүрәлеләр ни атлы? спектаклен күрсәтте.

Район мәдәният йортында Тәзкия Кәримова җитәкчелегендә атна саен уза торган репетицияләргә йөрүче «Тамаша» түгәрәгенең яшь актерларының хезмәтен  тамашачылары лаеклы бәяләде.

Балалар беренче чиратта тел белән әкиятләр һәм әкият персонажлары аша таныша башлый. Ә әкиятләр-халык иҗатының бик матур һәм кирәкле жанры, чөнки алар балаларның теләкләренә һәм омтылышларына туры килә. Әкиятне укып һәм аңа ышанып, бала матур, игелекле, оптимистик кеше булып үсә. Актив катнашулары һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен яшь актерлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Яшьдустым! Мин сине театрның әкият дөньясына чакырам! Син үзеңнеңтормышыңда зур адым ясый  һәм гаҗәеп дөньяга эләгә аласың, анда кыска вакыт эчендә күп кенә кызыклы гамәлләр кылырга мөмкин, герой һәм явыз була аласың, игелекле Фея һәм әкияти тылсымчыга әверелә аласың. ... Хөрмәтле ата - аналар, әгәр сез балагызны кыю, үз-үзенә ышанычлы итеп күрергә,   аларның ялын  төрлеләндерергә телисез икән, без «Тамаша» балалар өчен театр түгәрәге Сезгә кирәкле әйбер дип ышанабыз! Без сезнең 9 яшьтән өлкәнрәк балаларыгызны көтәбез. Җыю 2025 елның сентябреннән башланачак. Район мәдәният йортына мөрәҗәгать итәргә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International