Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район мәдәният йортының иҗат коллективы Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче хатын-кызларга музыкаль бүләк ясады.
Якынлашып килүче бәйрәм белән барлык хатын-кызларны Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы, йорт-интернат директоры Мостафин Наил Фоат улы котлады.
Сөекле ханымнар! Сезне чын күңелдән 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Бу көн шатлык, бәхет һәм илһам белән тулы булсын!