Мәдәният объектларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча Туймәт авылы мәдәният йортында ремонт башланды. Ремонт эшләрен "Континент" төзелеш компаниясе " ҖЧҖ алып бара. Ремонт барышында түбә яңартылачак, электрүткәргечләр, җылыту системасы алыштырылачак, бина тышланачак һәм тирә-юне төзекләндереләчәк. Шулай ук креслолар, мебель һәм музыкаль җиһазларны яңарту каралган. Бу максатларга республика бюджетыннан 27миллион 678 мең сум акча бүлеп биреләчәк.