Чирмешән муниципаль районы оешмалары арасында «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале

2025 елның 21 марты, җомга

20 мартта район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районы оешмалары арасында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале узды.

Конкурста Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, район үзәге мәктәпләре һәм балалар бакчалары, «Мәрхәмәтле йөрәк» үзәге, рус милли –мәдәни җәмгыяте, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Чирмешән аграр техникумы, район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре катнашты. Сайлап алу туры йомгаклары буенча иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак, ул 4 апрельдә район мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International