Күп илләрдә 21 мартта Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.
Бүген Чирмешән муниципаль районында Яшьләр мәйданчыгында Нәүрүз бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр. Язны каршылап кышны хөрмәт белән озаттылар. Балалар өчен уеннар оештырылды, анда балалар көч һәм җитезлек буенча ярыштылар. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучыларның барысын да кайнар ботка белән сыйладылар!