25 мартта район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Мәдәният хезмәткәре ярдәмендә йөзләгән искиткеч кыйммәтләр саклана һәм яңалары булдырыла, һәркемнең күңелендә зур эз калдыра торган мәдәни чаралар үткәрелә.
Бу көнне котлау сүзләре белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Гомәрова Н.Г., Чирмешән муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Иляева Н.В., «Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ директоры Галимов И. Б., Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Җамалтдинова З. Т. чыгыш ясадылар.
Шулай ук мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучыларны Чирмешән муниципаль районы артистлары һәм яшь талантлар иҗат номерлары белән сөендерде. Барлык мәдәният хезмәткәрләрен котлыйбыз! Сезгә кызыклы проектлар, бетмәс-төкәнмәс яңа идеяләр, позитив һәм илһам чишмәгез саекмавын телибез! Эш сезгә шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә казанышлар һәрвакыт лаеклы бәяләнсен.