Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге апрель аенда социаль пенсияләрне индексацияләнгән күләмдә күчерәчәк

2025 елның 28 марты, җомга

Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация   республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.
            Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә. 
           Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.
           Социаль пенсияләр  белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:
•     Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
•     «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә»,  «Камалган Севастопольдә яшәүче»  яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
•     чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары;
•     радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
•    - космонавтлар һәм очучы-сынаучылар.
        «1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан 

Республикасы  бүлекчәсе индексацияне проактив форматта ясый, ягъни гражданнарга гариза бирергә кирәкми, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
         Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International