"Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста!"- ди халык.
Экологик икеайлыкның беренче көнендә Түбән Кәминкә авыл җирлеге белгечләре, мәдәният хезмәткәрләре җыештырырга чыкты. Алар Кара Чишмә, Түбән Кәминкә авыллары территорияләрен тәртипкә китерү буенча өмә үткәрделәр.