Өмә - ул матур традиция.
Югары Кәминкә авылы «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче экологик өмәгә чыктылар. Балалар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан чистарттылар, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр. Барысы да бердәм һәм тату эшләделәр, шуңа күрә эш беркемгә дә авыр булмады. Барысы да мавыгып эшләделәр, чөнки бу чараның балалар бакчасы өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә мөһимлеген аңладылар. Ә тирә-юньдә чиста һәм тәртипле булганда үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү нинди күңелле!