Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Иске Сережкино авылы халкы һәйкәл янындагы территорияне җыештыру буенча экологик өмә оештырды. Һәйкәлне төзекләндерү - ул сугышны узган буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында баш ию.
Сугыш үткәндә кала, һәм бу вакыйгалар турында хәтерли торган кешеләр калмый диярлек. Ә без төзекләндергән һәйкәлләр үсеп килүче буын өчен истәлек булып калачак. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләрне мәңге истә тотачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез.