2025 елның 5 апрелендә Иске Котыш авыл җирлеге хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик өмә үткәрү өчен берләштеләр. Чара «Язгы игелек атнасы» кысаларында узды һәм Иске Котыш авылы мәдәният йорты, администрация бинасы һәм аның янындагы территорияне җыештыруга юнәлдерелде.
Өмәдә катнашучылар территорияне яхшылап чистарттылар, сукмакларны себерделәр һәм янәшәдәге участокларны тәртипкә китерделәр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә территория чистарды.