Әйләнә-тирә мохитне саклау турында дәрес

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

2 разрядлы өлкән инспектор Мингалиева Венера Гамир кызы 2 нче Чирмешән мәктәбендә  әйләнә-тирә мохитне саклау турында дәрес уздырды. 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, ә Татарстан Республикасында уза торган экологик акцияләр турында да белделәр. Балаларның игътибары һәр җирдә аунап яткан чүп-чарның җиргә, һавага, суга зыян китерүенә юнәлтелде. Экологик дәрестә балалар  җирне ничек чистартырга һәм сакларга дигән үз фикерләрен тәкъдим иттеләр.

Дәрес азагында балаларга  китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International