Иске Үтәмеш авыл җирлегенең экологик өмәсе

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Чишмә эчәргә яраклы су чыганагы булып тора, шуңа күрә халык табигать биргән байлыкны онытмый, аны сакларга тырыша.

Иске Үтәмеш авыл җирлеге беренче экологик өмәне бердәм рәвештә Иске Үтәмеш авылында үткәрде . Алар  «Атау» чишмәсен чүп-чардан чистарттылар, чишмә территориясен матурладылар.

Шулай ук мәчет территориясен чүп-чардан һәм коры яфраклардан арындырдылар.

Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз өлешен кертте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International