2025 елда Чирмешән районында Ранас һәм Сөмбел Байкеевларның яшь гаиләсе һәм аларның өч баласы өчен мөһим вакыйга булды – аларга торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләү алу хокукын бирә торган таныклык тапшырылды.
Программа кысаларында яшь гаиләгә социаль түләү бирелә, ул торакның норматив мәйданы хакының 35% компенсацияли.
Программада катнашуның төп шартларыннан берсе - гаиләне яшәү урыны буенча торакка мохтаҗ дип тану. Шулай ук ир белән хатынның яше дә мөһим шарт булып тора – ул 35 яшьтән артмаска тиеш.
Социаль түләүгә хокук алган гаилә акчаларны әзер торак сатып алу өчен генә түгел, ә үз йортын төзү, булган ипотекасын каплау өчен дә куллана ала.