2 апрель көнне балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Григорьева Наталья Ивановна һәм Гыймадеева Альфира Витальевна "Иҗади лаборатория" проекты кысаларында Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте базасында узган лекция һәм мастер-классларда катнаштылар. Лекцияне җырчы, вокаль педагог, фонопед, логопед – афазиолог, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Елена Олеговна Сыман үткәрде.