Сильвия Чаркина Чирмешән районында эшлекле очрашу уздырды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Сильвия Чаркина Чирмешән районында эшлекле очрашу уздырды

Муниципаль берәмлекләр, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Сильвия Чаркина Чирмешән районына эш сәфәре белән килде.

Биредә Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфия Закирова белән очрашу булды, аның барышында Чирмешән районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

"Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллегенең милли-мәдәни берләшмәләр очраша һәм үз чараларын үткәрә ала торган бүлмәләре бик яхшы бизәлгән", — дип уртаклашты Сильвия Чаркина.

Сильвия Чаркина шулай ук Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйгөл Муксинова һәм  мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева белән очрашты. Очрашу барышында Чирмешән муниципаль районында милли-мәдәни берләшмәләрне үстерү планын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International