Район мәдәният йортында «Призывниклар көне-2025» узды.
Кораллы Көчләрдә хезмәт итү - һәр ир-ат биографиясендә мөһим этап. Бурыч, намус, Ватанга хезмәт – хәрби хезмәт мотивациясенең төп өлешләре.
Чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы,Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Молоствов Анатолий Петрович, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Даутов Рушан Гамир улы, Чирмешән муниципаль районы прокуроры Солтанов Илдар Мансур улы, район ветераннар советы рәисе Батыршина Миләүшә Тауфик кызы, сугышчан туганлык вәкиле, сержант Андреионов Андрей Николаевич, дин әһелләре-Александр ата, Минсәгыйрь хәзрәт., призывниклар исеменнән Захаров Игорь Николаевич чыгыш ясады.
Район башлыгы Рамил Тәлгать улы призывникларга бүләкләр бирде. Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Рушан Гамир улы хезмәттә уңышларга ирешкән якташларыбызның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Үзләренең иҗади номерлары белән Ульяна Копьева, Варвара Миронова, Мария Рыбкина, Ринат Гарифуллин сөендерде. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!