Хәтер сәгате

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышының иң куркыныч битләренең берсе - концентрацион лагерьларда халыкларны кыру турында "Без срока давности" хәтер сәгате үткәрделәр. Нацист концлагерьлары тоткыннары 18 миллионнан да ким булмаган, аларның 11 миллионнан артыгы һәлак булган. Китапханәчеләр Освенцим, Бухенвальд, Майданек концлагерьлары турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International