Этномириада 2025

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

ЭТНОМИРИАДА

26 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты халыкара конкурс-фестиваленең икенче туры узды. Финалда катнашырга беренче тур җиңүчеләре чакырылган иде, алар арасында Иске Үтәмеш мәдәният йортының «Хыял» халык фольклор коллективы да бар иде.

«Этномириада» финалына Казанга Татарстан һәм Башкортостаннан, Чувашия һәм Марий-Элдан, мордва һәм Удмуртия Республикаларыннан, Төньяк Осетия Республикасыннан, Кыргызстаннан һәм Казахстаннан, Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәү, Владимир, Санкт-Петербург, Самара, Ижевск, Лениногорск һ.б. коллективлар һәм солистлар килде. Сәламләү сүзләре белән КазГИК проректоры Татьяна Леонтьева, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады.  

«Хыял» халык фольклор ансамбле жюри хөкеменә «Кичке уен» фольклор тамашасын тәкъдим итте. XII Халыкара конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча «Фольклор ансамбльләре» номинациясендә Иске Үтәмеш мәдәният йортының «Хыял» халык коллективы фестиваль лауреаты булды һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Коллективның сәнгать җитәкчесе Марат Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International