Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Мин сугыш юлын үттем..." күргәзмәсе ачылды.
Мемориаль үзәк Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган «Мин сугыш юлын үттем...» фотокүргәзмәсен ачты. Әлеге уникаль экспозицияне булдыру идеясе «Безнең Чирмешән» район газетасы хезмәткәрләренеке. Күргәзмәдә Чирмешән муниципаль районында туган фронтовик геройларның 50 дән артык фотографиясе тәкъдим ителгән. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан күргәзмә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искәртә. Оештыручылар Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортындагы экспозицияне карарга һәм геройларга хөрмәт күрсәтергә чакыра.