Китапханә системасы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган район бәйрәмендә "Чемодандагы музей" тематик күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә беренче тапкыр төрле тематикадагы экспонатлар - Блокададагы Ленинградта яшәүче, хәрби корреспондент һәм шәфкать туташы, тыл хезмәтчәне һәм кашевар әйберләре белән чемоданнар тәкъдим ителде.