9 май - хәтер, рәхмәт һәм яңадан торгызылган тарих көне

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Җиңү көнендә мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән районында яшәүчеләр өчен аерым программа әзерләде. Үзәк мәйданда тематик фотозона җәелдерелде, анда теләгән һәркем истәлеккә фотога төшә алды.

Янәшәдә «Метал войны» күргәзмәсе эшләде, анда эзләү отрядлары тарафыннан Бөек Ватан сугышының каты сугышлары урыннарында табылган уникаль артефактлар тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында – деформацияләнгән снаряд кыйпылчыклары, каскалар, сугышчыларның шәхси әйберләре. Һәрбер предмет – батырлыкның телсез шаһиты, ул Ватанны саклаучыларның нинди сынаулар аша узуын искә төшерә.

Үзәк китапханәдә хәбәрсез югалган солдат якташларының туганнарына извещениеләр тапшыру тантанасы көннең аеруча дулкынландыргыч мизгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International