Музей белгечләре район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр өчен «Мин сине музейга алып барам» дигән танып белү программасы үткәрделәр. Йорт-интернатта яшәүчеләр экскурсовод белән төрле илләрдәге музейлар буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Төрле илләрнең истәлекле урыннарын, архитектура һәм мәдәни кыйммәтләрен искә төшерделәр. Россиянең танылган музейлары турында сөйләделәр. Чара «Эрмитаж " заллары буйлап мавыктыргыч виртуаль экскурсия белән тәмамланды.