Район мәдәният йорты каршында «Яңа караш» яшьләр театр студиясе уңышлы эшли, ул тамашачыларга Эвелина Пиженко пьесасы буенча куелган «Гадали парни ввечеру или сказ о белом камешке» спектакль-әкиятенең премьерасын тәкъдим итте.
Спектакль гаиләдә, ата-аналар һәм балалар арасында дуслыкка һәм үзара аңлашуга өйрәтә. Яшь актерлар тамашачыны ахыргача киеренкелектә тоткан һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырган кискен мистик һәм драматик вакыйгалар дулкынына чумдырдылар.
Спектакльдә Чирмешән район үзәге мәктәпләре укучылары Зилия Минханова, Ришат Җамалтдинов, Даяна Хубатуллина, Динара Хәмитова, Динар Хубатуллин катнашты. Спектакльнең режиссеры һәм куючысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаид кызы.
Барыгызга да иҗади уңышлар телибез!