Чик сакчылары көнен бәйрәм итү кысаларында 28 май көнне Туймәт авылында чик буе гаскәрләре сугышчыларына һәйкәл ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Даутов Рушан Гамир улы, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге рәисе Сергеев Юрий Михайлович чыгыш ясады. Чарада катнашучылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл түренә чәчәкләр һәм веноклар салынды.