Чирмешәндә татар милли гореф-гадәте буенча Сабан туена бүләк җыйдылар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Чирмешәндә татар милли гореф-гадәте буенча «Сөлге җыю» чарасы үтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле җырлар, биюләр белән халыкны бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләр җыйдылар. Төп символ – биек колгага Сабантуй ярышларында җиңүчеләр өчен бүләкләр бәйләделәр. Бүләкләр җыю күңелле җырлар, мәзәкләр, биюләр белән үрелеп барды. Чара бик күңелле узды, барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм бик зур уңай хис-кичерешләр алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International