Чирмешән муниципаль районында Сабантуй-2025  бәйрәме узды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районында Сабантуй-2025  бәйрәме узды. Сабантуй бәйрәме - татарларның төп халык бәйрәмнәренең берсе, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлар, биюләр һәм йолалар бергә кушыла.

Кунакларны һәм район халкын рус, татар, мордва һәм чуваш милли хуҗалыклары җыр-бию, тәмле ризыклар белән каршы алды.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар катнашында театральләштерелгән композиция белән ачылды. Тамаша Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Чирмешән районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чирмешәнлеләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан сәламләү хатын укыды.

Бәйрәм татар эстрадасының танылган башкаручылары концерты белән дәвам итте. Кече сәхнәдә районның иң яхшы иҗат коллективлары концерты булды. Шулай ук зур мич янында зур табада йөзем белән татлы дөге бәлеше пешергәннәр.

«Кәрәш», «Аударыш» милли көрәше, ат чабышлары күпсанлы аудиторияне бәйләп куйды. Сабантуй матур тәэсирләр белән истә калыр, ел буе күңел күтәренкелеге бирер дип өметләнәбез. Бу бәйрәм күңелләрегездә онытылмаслык вакыйга булып саклансын, тормышыгызны шатлык нуры белән тутырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International