"Россия триколоры" акциясе

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Россия көне алдыннан туган як тарихы музее белгечләре "Россия триколоры" патриотик акциясенә кушылды. Бу акция дәүләтнең төп бәйрәме уңаеннан күркәм традициягә әверелде. "Россия триколоры" акциясе тасмалар тарату гына түгел, ул бердәмлек, уртак тарих һәм киләчәк символы. Флагның һәр төсе тирән мәгънә йөртә: ак төсе – уй – фикерләрнең сафлыгы, зәңгәр төсе – тугрылык һәм дөреслек, кызыл төсе-көч һәм батырлык. Тасмаларны тапшырганда без Россия дәүләтчелегенең нигезендә яткан кыйммәтләр турында искә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International