Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында Россия көне уңаеннан "Монда минем туган ягым, монда мин яшим!" исемле бәйрәм чарасы узды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында Россия көне уңаеннан "Монда минем туган ягым, монда мин яшим!" исемле бәйрәм чарасы узды.

Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улы чыгыш ясады.

Тантаналы чарада Чирмешәннең җиде яшь гражданына паспортлар тапшырылды.

Яшьләр мәйданчыгында күргәзмәләр, уен мәйданчыклары оештырылды. Чара концерт белән дәвам итте, анда чирмешәнлеләргә һәм бәйрәм кунакларына яшь талантлар, районыбызның үзешчән артистлары үзләренең рухи һәм патриотик номерларын бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International