Туган як тарихы музее белгечләре Россия көненә багышланган район бәйрәмендә катнаштылар. «Туган як триколоры» акциясен оештырдык. Әлеге акция кысаларында катнашучылар күгәрченнәрне Россия флагы төсенә сайлап алдылар, аларга туган илләренә, халыкка теләкләр яздылар һәм Россия картасына ябыштырдылар. Әлеге чараның максаты - дәүләт бәйрәменең мөһимлеген билгеләп үтү һәм халыкны Ватаныбыз символлары тирәсенә туплау. Шулай ук балалар рәхәтләнеп «Россия - минем ватаным» карта-пазлын җыйдылар, шул рәвешле Россия шәһәрләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Мондый активлык үз илең өчен горурлык хисе формалаштыруга ярдәм итә һәм Россия тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уята.