1941 елның 22 июне — тарихны «кичәге» һәм «аннан соңгы»га бүлгән көн. Бөек Ватан сугышы башлану, авыр 1418 көне. Безнең Җиңү бәясе - 27 миллион гомер.
22 июньдә Мәңгелек ут янына чирмешәнлеләр җыелды. Район җитәкчеләре, волонтерлар, оешма вәкилләре — Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбызны искә алдылар. Веноклар, чәчәкләр, бер минут тынлык…
Безнең онытырга хакыбыз юк. "Безнең Чирмешән" район газетасы фоторәсемнәре: https://nashcheremshan.ru/photo/cirmesanlelar-xater-ham-kaigy-konenda-batyrlarny-iska-aldylar