Самара шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге паркында «Сабантуй-2025» татар бәйрәме узды. Сабантуй бәйрәме - татарларның төп халык бәйрәмнәренең берсе, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлар, биюләр һәм йолалар бергә кушыла.
Быел Сабантуйда Чирмешән районыннан район җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Чирмешән районы делегациясе милли ишегалды урнаштырды. Кунакларны һәм Самара халкын татар милләт вәкилләре каршы алды, барлык кунакларны халыкларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, шулай ук пешерү осталыгына да бәя бирергә мөмкин иде.
Үләннәрдән, җиләк-җимешләрдән тәмле чәйләр татып карарадылар. Быел да чирмешәнлеләр самаралыларны 25 килограммнан артык авырлыктагы баурсагы белән гаҗәпләндерделәр.
Паркта Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгыш ясаган сәхнәләр эшләде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тамашачыларны матур биюләре һәм дәртле җырлары белән сөендерделәр.