25 июньдә туган як тарихы музее белгечләре «Күңелле каникуллар» эш планы нигезендә Техническая урамындагы скверда "Ура! Җәй! Каникуллар!" уен программасы оештырды. Күңелле разминкадан соң балалар кызыклы уеннарда һәм күңел ачуларда дәртләнеп катнаштылар. Җәй турындагы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.