Чирмешәннән Сидоровлар гаиләсе "Нечкәбил"конкурсының зона этабында катнашты

2025 елның 8 июле, сишәмбе

20 майда Аксубайда "Нечкәбил" конкурсының зона этабы узды, анда Чирмешәннән Сидоровлар гаиләсе катнашты һәм Татарстан гаиләләренең зона фестивальләрен уздыру йомгаклары буенча Сидоровлар гаиләсе 20 сентябрьдә Казанда узачак республика фестивалендә катнашачак.

Сидоровлар гаиләсенең чыгыш программасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаид кызы әзерләде. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International