Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Безнең илдә бәйрәм бик яшь әле, ләкин бик кирәкле! Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Гаилә булган җирдә мәхәббәт һәм тугрылык. Димәк, бәхет! Гаилә бәйрәменең бик назлы символы - ромашка бар, чөнки бу кыр чәчәге элек-электән Русьта мәхәббәт символы булып саналган.
Бу көнне Яшьләр мәйданчыгында узган район чарасында туган як тарихы музее «Яратканнарыгызга ромашка бүләк итегез» акциясе үткәрде. Акция кысаларында музей белгечләре авыл халкына мәхәббәт, тугрылык, иминлек, бәхет, игелек һәм елмаю теләкләре белән бәйрәм символы булган махсус кәгазь ромашкалар тапшырдылар. Аның традицияләре турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, төп гаилә кыйммәтләре турында искә төшерделәр. Шулай ук балаларга фоамираннан ромашкалар ясау буенча мастер-класста катнашырга тәкъдим иттеләр. Мондый котлау акциясе барлык катнашучыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.