8 июльдә Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә» багышланган «Гаилә –күңел хәзинәсе» дигән бәйрәм чарасы узды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - күп гаиләләр өчен инде традициягә әйләнгән бәйрәм, популярлаша бара. Нәкъ менә гаилә кешегә мәхәббәт һәм ярдәм бирә, өмет, мәхәббәт һәм гармония хөкем сөргән тынычлык бүләк итә.

8 июльдә Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә» багышланган «Гаилә –күңел хәзинәсе» дигән бәйрәм чарасы узды. Гаилә бәйрәменә багышланган әлеге чара Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улының сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул шулай ук Тудияровлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды һәм  Гарифуллиннарның яшь гаиләсен котлады. Чирмешән районы благочинные, рухани Александр Филимонов та котлау сүзе белән чыгыш ясады. Программа район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган җырлы уеннар һәм конкурслар белән баетылган иде. Уеннарда һәм конкурсларда актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International