«Күңелле каникуллар», «Татарстанда җәй» программасы кысаларында 6 августта туган як тарихы музее белгечләре балалар өчен уен программасы үткәрделәр. Уен барышында балалар «сукыр мәче» буларак та билгеле булган уенның төрле халык балалары арасында киң таралган популяр хәрәкәтчән уен булуын белделәр. Россиядә аны еш кына рус халык уены дип саныйлар. Шулай ук «Тылсымлы яулык» уенын да уйнадылар балалар.