Туган як тарихы музее белгечләре «Суган аланы» төбәкара фестивалендә катнаштылар. Чара кунаклары өчен «Авыл ишегалды» күргәзмәсе оештырылды, анда агачтан уеп ясау остасы Гамиров Сәлимҗан Газимҗан улының эшләрен күрергә мөмкин иде. Безнең остабыз кулында агач күндәм рәвештә гаҗәеп иҗатка әверелә, төрле формаларга керә. Эшләр чын сәнгать әсәрләреннән, көнкүреш әйберләреннән һәм башка бик күп нәрсәләрдән гыйбарәт. Күргәзмә - фотозона якташларыбыз арасында гына түгел, район кунаклары арасында да аеруча популяр булды.