"Глобус" балаларны савыктыру лагеренда профиль сменасы

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

ТР Мәдәният министрлыгының 2025 елның 21 мартындагы 2465-04 номерлы йөкләмәсе буенча 2025 елның 5 июненнән 25енә кадәр "Глобус" балалар сәламәтләндерү лагерына, Краснодар краена, Анапа районына, Витязево бистәсенә профильле сменага иҗади сәләтле һәм социаль актив балаларны сайлап алу эше оештырылды. Балалар сәнгать мәктәбендәге казанышлары, ягъни аккордеон классы буенча халык уен коралларында башкару осталыгының республика, бөтенроссия һәм Халыкара конкурсларын да кертеп, 17 призлы урын өчен балалар сәнгать мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Харисов Ризван (укытучы Гыйльфанова Альбина Николаевна) лагерьга барды. Лагерьда Ризванга бик ошаган, ул бик күп тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр алып кайткан һәм яңа дуслар тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International