Бүген Чирмешәндә район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.
Анда район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмәдә агымдагы эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре, планнарны гамәлгә ашыру барышы һәм билгеләнгән бурычлар турында фикер алыштылар.
Шуннан соң ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булды. Анда «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Олег Степанович Кирсанов чыгыш ясады.
Районда барлык структураларның тырышлыгын координацияләү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше дәвам итә.