22 августта «Татарстанда җәй» программасы кысаларында туган як тарихы музее белгечләре балалар өчен «Россия флагы» мастер-классы үткәрделәр. Бу чара Россия флагы көне бәйрәменә багышланды. Чара башында балалар безнең дәүләт символикасы белән танышты: аларга Россия флагы тарихы, аның төсләре нәрсәне символлаштыруы турында сөйләделәр. Аннары практик өлешкә керештеләр-төсле кәгазь, кайчы һәм җилем ярдәмендә балалар триколор ясадылар.