Чирмешәндә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Татарстанда җәй - печән чабу һәм яллар чоры гына түгел, ә республикабызның энергетика куәтен тәэмин итүчеләрне хөрмәтләү вакыты да.

Чирмешәндә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен киң колач белән билгеләп үттеләр. 

Бәйрәм көн геройларын – нефтьчеләрне һәм газчыларны җыйды, аларның фидакарь хезмәте төбәгебез иминлегенең нигезе булып тора. Алар хөрмәтенә җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, лаеклы бүләкләр тапшырылды, ә барлык кунаклар өчен бик матур концерт оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International