Чирмешәндә педагогларның традицион август конференциясе узды, ул яңа уку елына старт бирде

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Чара игелекле эшләрдән башланды: педагоглар, ата-аналар һәм укучылар тырышлыгы белән оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия ярминкәсе һәм район мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе оештырдылар.

Конференциядә төп докладлар белән район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Владимировна Маркова, Әккәрәй урта мәктәбе директоры Людмила Александровна Калмыкова, «Әкият» балалар бакчасы мөдире Зөлфия Шакир кызы Әхмәтҗанова һәм «Алдынгылар хәрәкәте»  вәкиле Гөлшат Мәүлет кызы Җамалтдинова чыгыш ясадылар.

Педагогларга район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре Лилия Илгиз кызы Сәүбанова, Федераль казначылык департаменты җитәкчесе Рөстәм Хөсәен улы Нуриәхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Конференция  күңелле ноталарда тәмамланды: иң яхшы педагогларны бүләкләү, лаеклы ялга китүче ветераннарны хөрмәтләү һәм быел беренче тапкыр эшкә керешүче яшь белгечләрне сәламләү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International