«Татарстан — минем Республикам»

2025 елның 29 августы, җомга

Татарстан Республикасы көне - ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Бу бәйрәм алдыннан туган як тарихы музее белгечләре Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасының урта һәм өлкән төркем балалары өчен «Татарстан — минем Республикам» дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Балаларга күпмилләтле республикабыз, аның символлары, аның табигый байлыклары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар табышмаклар чиштеләр, республика гимнын тыңладылар, шулай ук Ватаныбызда яшәүче төрле халыкларның традицион уеннарын уйнадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International