ТР Рәисе премиясен бирү комитеты премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Сезгә хәбәр итәбез: ТРда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен бирү комитеты премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итте.

Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелектә танылу алган һәм республиканың, коммерциягә карамаган секторның, муниципаль берәмлекнең гражданлык бергәлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны, иҗтимагый һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларны тәкъдим итүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Документлар 2025 елның 26 августыннан 29 сентябрьгә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А йорт) кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Сылтама буенча өстәмә мәгълүмат - https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International